Хотите быть в курсе важных новостей?
срочная новость
The New York Times: Россия начала эвакуировать своих дипломатов из Украины
  • $ 109.58
  • 116.14
  • ¥ 14.67
Челны -0.9°
Москва 1.1°
Реклама
Реклама
Рекламодатель
bizon.gallery
Өчтелле 1
на сайте 7 лет
место
репутация
0
комментарии
28
  • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

    (Перевод на русском смотрите ниже)
    Бу ике- я күптелле ЕГЭ формаларын хәстәрләүне аерым бер регионга бәйләргә кирәкмидер минемчә, моны федераль үзәк эшләргә тиештер. Ике сәбәптән. Беренчесе: татар (я X) мәктәпләре Татарстаннан (я X'станнан) тышта да була ала. Икенчесе: җирле хакимиятләргә ЕГЭ үткәргәндә хәрәмләшүгә бер мөмкинлек (я шундый гаепләүләргә җирлек) тудырмау. Процедура бик гади булачак минемчә — ЕГЭ'лар башланыр алдыннан (берничә ай алдан) мәктәп мөдирләре чыгарылыш класста ничә укучы бар икәнен һәм алар өчен ЕГЭ материаллары нинди тел(ләр)дә булырга тиеш икәнен хәбәр итә, һәм имтихан үтәчәк үзәккә тиешле санда һәм тиешле телләрдә федераль үзәк әзерләгән имтихан материаллары килә.

    Я думаю, что не стоит привязывать подготовку дву- или многоязычных форм ЕГЭ к конкретному региону. По двум причинам. Первая: татарский (X'ские) школы могут быть за пределами республики Татарстан (республики X). Вторая: не давать местным властям возможность подтасовывать результаты (или повод обвинять их в этом). Процедура, на мой взгляд, будет простая — директора школ заранее (за несколько месяцев) сообщают, сколько учеников в выпускном классе, и на каком языке или каких языках должны быть экзаменационные материалы для них, и в экзаменационный центр отправляется запрошенное число экзаменационных материалов на запрошенных языках, подготовленные федеральным центром.
  • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

    (Перевод на русском ниже)
    Рус теле ЕГЭ'сы бөтен милләт кешеләре өчен дә бер була ала, (һәм, минем уйлавымча, булырга тиеш), ә вузлар инде, үзләре белгәнчә, һәр белгечлек өчен төрле минималь балл таләбе куя алалар -- әйтик, журналист булырга җыенган кеше өчен рус теле ЕГЭ'сы буенча таләпләр химик булырга җыенган кешегә караганда катгыйрак булырга тиештер (бу бүген дә шулайдыр мөгаен). Ә рус телен белү хакында стандарт, федераль үзәк таныган сертификат булмаса, 19:50'дәге комментарийдагы кебек (минемчә гадел) сораулар туачак.

    ЕГЭ по русскому может (и, на мой взгляд, должен) быть одинаковым для людей всех национальностей, но вузы могут для каждой специальности, как они посчитают нужным, устанавливать свои требования по минимальным баллам -- скажем, требования к результатам ЕГЭ по русскому языку для человека, желающего поступить на факультет журналистики, должны быть выше, чем для человека, желающего стать химиком (наверно, так оно и есть на сегодняшний день). А если нет стандартного, признаваемого федеральным центром сертификата о знаниях русского языка, возникнут (на мой взгляд, справедливые) вопросы как в комментарии в 19:50.
  • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

    ... татар балалары өчен рус теле ЕГЭ'сының аерым бер версиясе кирәк түгелдер мәгънәсендә.

    ... в том смысле, что, наверное, не следует вводить специальную версию ЕГЭ по русскому языку для татарских детей.
  • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

    (Перевод на русском смотрите ниже)
    ЕГЭ'га карата максималь рәвештә конкрет таләп: татар мәктәбен тәмамлаучылар өчен ЕГЭ битләренең (ягъни биремнәренең, җавап вариантларының һәм җавап бирү бланкының) ике телдә дә язылган булуы. Рус теле ЕГЭ'сы хакында күбрәк фикер алышу кирәк, әмма, минемчә, аны ничек бар шулай калдыру мәслихәт.

    Максимально конкретное требование касательно ЕГЭ: чтобы для детей, оканчивающих татарскую школу, страницы ЕГЭ (т.е. его задания, варианты ответов и бланк ответов) были продублированы на двух языках. ЕГЭ по русскому требует большего обсуждения, но, на мой взгляд, его не следует менять.
  • Олег Морозов: «То, что договор не был продлен, не взрывает Российскую Федерацию»

    (Перевод на русском смотрите ниже)
    Урыс балаларын мәктәптә татарча укырга мәҗбүр итәргә тыршып көч (һәм вакыт, һәм акча) түгүдән бигрәк, үзебезгә унынчы-унберенче сыйныфларда да татарча уку (ә хәзерге ФГОС рөхсәт иткәнчә тугызынчы сыйныфка кадәр генә түгел!) һәм ЕГЭ'ны татарча бирү хокукы өчен көрәшергә кирәк. Ә митингларның конкрет таләпләре булганда гына мәгънәсе бар...

    Вместо того чтобы тратить силы (и время, и деньги) в попытке заставить русских детей учить татарский в школе, мы должны бороться за право обучаться на татарском языке и в десятом-одиннадцатом классах (а не только до девятого класса, как разрешено по нынешнему ФГОСу) и за право сдавать ЕГЭ на татарском языке. А в демонстрациях есть смысл только если они имеют конкретные требования...
  • Исмагил Хуснутдинов: «Под лозунгом добровольности татарский язык пытаются изгнать из школ»

    һәм иң мөһим пункт (иң мөһим чөнки анардан башка өстәге алты пункт мөмкин түгел һәм аларның мәгънәсе дә калмый):
    - беренчедән, үземә татар телен камил белү; даими рәвештә, иренмичә һәм вакыт табып, аның өстендә эшләү (курска язылу, китап уку һ.б.ш.) һәм
    - икенчедән, балагыз туса, аның белән, *беренче көннән үк башлап*, (өйдә) татарча гына сөйләшү. Әгәр хатыныгыз я ирегез татар түгел һәм баланың ике телне дә белүен телисез икән, сезгә бөтен вакыт татарча, хәләл җефетезгә бөтен вакыт үз телендә сөйләү кирәк — тора-бара бала моңа ияләшә һәм чын мәгънәсендә билингваль бала булып үсә. Әтинең даими рәвештә бер, әнинең даими рәвештә бер телдә сөйләве генә кирәк.

    И самый важный пункт (самый важный потому что без него вышеприведенные шесть невозможны и теряют смысл):
    - во-первых, самому в совершенстве владеть татарским языком; постоянно работать над ним (записаться на курс, читать книги и т.п.) и,
    - во-вторых, если у Вас родился с ребенок, с *первого же дня* (дома) разговаривать с ним только по-татарски. Если Ваша жена или Ваш муж другой национальности, и Вы хотите чтобы ребенок знал оба языка, вам следует разговаривать с ним только по-татарски, а Вашей супруге или Вашему супругу на своем языке — со временем ребенок к этому привыкает и растет действительно двуязычным. Главное родителям быть последовательными в том, на каком языке они разговаривают с ребенком.
  • Исмагил Хуснутдинов: «Под лозунгом добровольности татарский язык пытаются изгнать из школ»

    (Перевод на русском смотрите ниже)
    Беренче пунктка өстәмә буларак: бүгенге көннән башлап мин Татарстанда эшләнеп тә, кабында татарча мәгълүмат булмаган тауарларны алудан баш тартам, һәм Сезне дә шуңа өндим.

    В качестве дополнения к пункту первому: с сегодняшнего дня я перестаю покупать товары, произведенные в Татарстане, но на упаковке которых нет информации на татарском языке.
  • Исмагил Хуснутдинов: «Под лозунгом добровольности татарский язык пытаются изгнать из школ»

    Среда, среда, среда кирәк дибез, бу биттә генә дә җиде тапкыр очрый бу сүз. Туйдыра башлый бу, дөресен әйткәндә. Сезгә ул среданы сез үзегез татарча сөйләшә башламый торып кына кемдер китереп бирер дип уйлыйсызмы? Ничек күз алдына китерәсез бу процессны?
    Чынлыкта тыныч юл белән, провокацияләрез тел мохите булдыру юллары алар күптөрле. Иң мөһимнәре болар минемчә:
    1. Сезнең белән татарча сөйләшмәүче кибет һәм эшмәкәрләрне урап узу;
    2. Татарстанда нинди дә булса телеканалга *шәхси зат буларак* интервью бирәсез икән, татарча гына интервью бирүгә ризалашу. Тәрҗемә ителсен сүзегез, кирәк булса.
    3. Сез дәүләт оешмасы исеменнән сөйлисез икән, һәр әйткән һәм язган сүзегезнең дә ике телдә дә булуын тәэмин итү. Сез дәүләт оешмасында эшләмисез икән, моны таләп итү.
    4. Дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итәсез икән, татарча мөрәҗәгать итү, җавапның да татарча булуын таләп итү.
    5. Балаларга төсле-төсле татарча китаплар (һәм мультфильмнар) алып бирүгә акча кызганмау. Андыйлар бар, иманым камил, һәм сорау күбрәк булган саен артачак кына.
    6. (Кыенрак күнегү) Шәхси зат булып аралашасыз икән, татарча сөйләшү; әгәр Сезнең дә, әңгәмәдәшегезнең дә татарчаны белү дәрәҗәсе моны мөмкин итә икән, русчага күчмәү (әмма әңгәмәдәшегездән татарчага күчүләрен таләп итмәү, тыныч һәм ачык йөзле булып калу).

    Вот Вы говорите что нужна среда, среда, среда, и на этой странице семь раз встречается это слово. Честно говоря, это начинает надоедать. Вы думаете, вам кто-то принесет эту среду (на блюдечке с голубой каемочкой...), без вашего участия? Без того, что вы наконец-то начнете говорить по-татарски? Как Вы себе представляете этот процесс? Мирных, непровокационных способов создания языковой среды на самом деле множество. Самые важные, на мой взгляд:
    1. Магазины и предпринимателей, не говорящих с Вами на Вашем языке, обходить стороной.
    2. Если в Татарстане у Вас, как у *частного лица*, берет интерью ТНВ или другой канал, соглашаться отвечать на вопросы только на татарском языке. Пускай ваши ответы переводятся, если это требуется программе.
    3. Если Вы говорите от имени госучреждения, обеспечить доступность каждого слова, сказанного или написанного Вами, на обоих языках. Если Вы не работаете в госучреждении, требовать этого.
    4. Если Вы обращаетесь в госучреждение, обращаться на татарском, и требовать, чтобы ответ был тоже на татарском.
    5. Не жалеть денег на покупку красочных книг (и мультфильмов) на татарском языке для ваших детей. Уверен, что такие есть, и чем больше будет спрос, тем их будет больше.
    6. (Сложное задание) Если Вы общаетесь как частное лицо, говорить на татарском, не переходить на русский, если уровень владения татарским и Ваш, и собеседника позволяют это сделать (но сохранять спокойствие и приветливость, и не требовать от собеседника перехода на татарский).
  • Исмагил Хуснутдинов: «Под лозунгом добровольности татарский язык пытаются изгнать из школ»

    Ник бетерсен ди татар телен ихтиярый кылу телне? Баласының өч сәгать татар теле укуын тели икән кеше, "балама атнасына өч сәгать татар теле укытылуын сорыйм" дип гариза яза; барлык фәннәрне дә татарча укуын тели икән, баласын шундый мөмкинлек бирүче мәктәпкә я сыйныфка бирә. Андый мөмкинлек юк икән, татар мәктәбе я сыйныфы ачылуын таләп итеп гариза яза, иң яхшысы фикердәш ата-аналар белән бергәләп.
    Әллә инде асыл проблема "татарларның үзаңы шундый түбән дәрәҗәдә ки, татар телен укуны ихтиярый итсәк, татарлар үзләре дә аны укымаячак" дип куркуда һәм моңа бармаудамы? Алай булса, безнең борчылу һәм телне факультатив итүгә бармауның чын сәбәбе шул икәнен ачык итеп танырга кирәк, чөнки проблеманы танымый торып аны чишеп тә булмаячак... Минем уйлавымча, балаларының татар мәктәбендә һәм/я татар телен укуын теләүче ата-аналар бар һәм булачак, һәм андыйлар калмады дип куркырга кирәкми. 0429'дагы комментарий минеке иде.

    Почему Вы полагаете, что решение сделать татарский язык добровольным для изучения приведет к его исчезновению? Если человек хочет, чтобы его/ее ребенок изучал татарский три часа в неделю, он пишет соответствующее заявление; если он/она хочет, чтобы ребенок все предметы изучал на татарском языке, он отдает ребенка в класс или школу, предоставляющую такую возможность. Если таковых нет, он пишет заявление с требованием открыть татарскую школу или класс, желательно коллективное от имени родителей-единомышленников.
    Или же истинная проблема заключается в том, что мы думаем и опасаемся, что самосознание татар на настолько низком уровне -- если сделать изучение татарского добровольным, то и сами татары не будут его изучать? Если это так, надо признать, что *это* является истинной причиной нашего беспокойства и нежелания сделать изучение татарского добровольным, так как если открыто не признавать проблему, ничего невозможно исправить... На мой взгляд, родители, желающие, чтобы их дети обучались предметам на татарском и/или учили татарский есть и будут, и не надо бояться, что их не осталось. Комментарий 0429 был моим.
  • «Половина артистов татарской эстрады не говорят на родном языке»

    Дәүләт оешмасын татармы, урысмы, я башка милләт кешесе җитәклиме — анысы мөһим түгел. Мөһим булган әйбер — әлеге кешенең үз эшенең остасы булу-булмавы һәм ул җитәкләгән *оешманың* ике телгә дә тигез каравы.

    Возглавляет ли госучреждение татарин, русский, или представитель другой национальности — это не важно. Важным является следующее: является ли он профессионалом своего дела и уделяет ли *организация*, которую он возглавляет, одинаковое внимание обоим языкам.

    Whether the head of a state organization is a Tatar, Russian, or somebody else — that doesn't matter. What matters is whether she is professional in her field and whether the *organization* she is the head of treats both languages equally.
  • «Половина артистов татарской эстрады не говорят на родном языке»

    «Күркәм тәрбияле булу ашъяулыкка соус түкмәүдә түгел, ә башкалар моны эшләсә аны күрмәүдә...» А. Чехов

    «Хорошее воспитание не в том, что ты не прольешь соуса на скатерть, а в том, что не заметишь, если это сделает кто-нибудь другой…» А. Чехов

    «A good upbringing means not that you won't spill sauce on the tablecloth, but that you won't notice it when someone else does... » A. Chekhov
  • Зачем Владимир Путин пригласил Нурсултана Назарбаева в Казань

    Кирәгеннән артык көчле буласы (я күренәсе) килү дә тискәре нәтиҗәләргә генә китерә...

    Желание быть (или казаться) сильнее чем того требует действительность тоже ведет только к негативным последствиям...

    The wish to be (or appear) stronger than needed also leads to nothing but a blowback...
Хотите быть в курсе важных новостей?
срочная новость
The New York Times: Россия начала эвакуировать своих дипломатов из Украины